Мы в социальных сетях

Россия Федераль салым хезмәтенең ТРның Чаллы шәһәре буенча идарәсе исегезгә төшерә: 1 июльдән дә соңга калмыйча 300 мең сумнан артык керемнең 1% күләмендә, 2018 ел өчен мәҗбүри пенсия иминияте взносларын түләргә кирәк. Аларны шәхси эшмәкәрләр, шулай ук шәхси практика белән шөгыльләнүче һәм физик затларга башка керемнәр түләмәүче затлар түли.

Мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар исәпләү өчен керем күләме РФ салым кодексының 430 маддәсенең 9 пункты нигезендә билгеләнә. Иминият взносының күләме исәп-хисап чорында алынган 300 мең сумнан артык керемнең 1% күләменнән  исәпләнә. Шул ук вакытта мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар күләме исәп-хисап чорына мәҗбүри пенсия иминиятенә взносларның сигез тапкыр теркәлгән күләменнән артып китә алмый.

Сишәмбе, 25 июнь 2019, 15:53