Бүген Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 63 микрорайонда тантаналы рәвештә йорт файдалануга тапшырылды. Тантанага Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев килде. Габдрахман Әпсәләмов проспектындагы фатирларга шәһәрнең сәламәтлек саклау, бюджет өлкәсе предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, ятим балалар һәм «Яшь гаилә» программасы буенча торак алучы чаллылылар ия булды.



216 фатирлы 10 катлы йортны Мөнир Гайнуллов җитәкчелегендә «Домкор» төзелеш компаниясе төзеде.
«Торак төзелеше – һәр гаилә өчен мөһим вакыйга. Бүген, минуслы температурага карамастан, күңелебездә җылы хисләр. Бу йортта 30 табиб төзекләндерелгән фатир ала, аларга без пандемия шартларында ешрак мөрәҗәгать итә башладык, шушында ук балаларыбызга белем бирүче укытучылар яшәячәк».
Наил Мәһдиев микрорайонда уңайлы тормыш өчен кирәкле инфраструктура булдырылуын билгеләп үтте: «Бу бик матур микрорайон. Узган ел без биредә балалар бакчасы төзедек, бер ай элек өй тапшырдык. Йорттан ике йөз метр ераклыкта мәктәп төзелә башлады. Бу елның беренче сентябрендә ике бассейнлы 1500 урынга исәпләнгән зур мәктәп барлыкка киләчәк. Без киләчәктә дә биредә кирәкле социаль объектлар төзиячәкбез».

«Башка шәһәрләрдә һәм республикаларда балалар бакчасы да, мәктәп тә йорт янәшәсендә урнашуына ирешүебез белән кызыксыналар. Бу бик зур эш. Мин барыгызга да уртак эшебез өчен рәхмәт белдерәсем килә: Дәүләт торак фондына һәм Наил Гамбәр улы җитәкчелегендәге шәһәр хакимиятенә.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тормышыгызда бүгенге кебек бәхетле вакыйгалар күп булсын», - дип теләде Мөнир Гайнуллов.

Бәхетле Руслан һәм Лилия Петровлар гаиләсе 2021 елның ноябрендә гомуми мәйданы 72 кв. метр булган өч бүлмәле фатир алдылар. Гаилә башлыгы Руслан Петров 23 нче мәктәптә физик культура укытучысы, тормыш иптәше Лилия 78 нче Пушкин пролицеенда инглиз теле укытучысы булып эшли. Гаилә ике бала тәрбияли.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 24 гыйнвар 2022, 14:15



