Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәсендә 2021 елда шәһәр бюджетына 1 млрд 121 млн сум акча кергән, бу 2020 ел белән чагыштырганда 338 млн сумга күбрәк. Үсеш 43% тәшкил иткән. План күрсәткечләре 16%ка арткан.

Керемнәрнең төп өлешен (74%) яңадан торгызыла торган керемнәр тәшкил итә: җир кишәрлекләрен һәм мөлкәтне арендалаудан кергән керемнәр, реклама конструкцияләрен һәм стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру хокукы өчен түләү, муниципаль унитар предприятиеләрнең чиста табыш өлешен күчерү.

Муниципаль милектәге ресурслардан нәтиҗәле файдалану аларны исәпкә алуның тулылыгына һәм сыйфатына бәйле. Муниципаль милек күләме 31 млрд сумнан артык тәшкил итә. 


Дүшәмбе, 24 гыйнвар 2022, 10:33