Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кадерле дуслар!

Сезне Россия студентлары көне белән котлыйм!

Бүген студентлар – безнең җәмгыятебезнең иң актив һәм мобиль өлеше, тормышыбызның барлык өлкәләрендә яңа һәм креатив, алгарышның бетмәс-төкәнмәс чыганагы.

Бу бәйрәм студентлар тормышы белән яшәгән һәркемгә якын һәм кадерле. Бу чор очрашулар һәм танышулар, яңа белемнәр һәм ачышлар, уңышлар һәм казанышлар белән тулы. Шул ук вакытта бу – үсү, тормыш юлын сайлау өчен мөстәкыйльлек һәм җаваплылык тою.

Студентлар көне – һичшиксез, югары һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендә хезмәт куючы укытучылар бәйрәме дә. Аларның көндәлек намуслы хезмәте, бай тәҗрибәсе нәтиҗәсендә Яр Чаллы югары уку йортларын һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларның төрле яклы белемнәре формалаша.

Хөрмәтле студентлар!

Сез – безнең киләчәгебез, без сезгә ышанабыз һәм сезгә зур өметләр баглыйбыз. Максатчанлык һәм тирә-юньдәге дөньяны яхшы якка үзгәртергә әзер булу – уку процессын уңышлы тәмамлау һәм уңышлы хезмәт эшчәнлеген башлау өчен нигез булыр дип ышанам.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм матур бәйрәм кәефе телим!

Бәйрәм белән сезне, кадерле студентлар һәм педагоглар!

   Н.Г. Мәһдиев,

   Яр Чаллы шәһәре мэры

Сишәмбе, 25 гыйнвар 2022, 06:55