Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шушы көннәрдә пенсионер Әрҗүдә Нәҗипова Җәмигъ мәчете төзелешенә 200 мең сум акча күчергән. Дөресрәге, аны өлешләп төзелешкә керткән. Бу турыда "Шәһри Чаллы" газетасы хәбәр итә. 

Шәһәребездә Җәмигъ мәчете төзелеше дәвам итә. Иман йортын торгызу кызу темплар белән бара, төзүчеләр коры көннәрне бушка уздырмыйлар. Шәһәрдәшләребез дә, предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә изге эштән читтә калмый.

Әрҗүдә Нәҗипованың бу гамәле хөрмәткә лаек. Матбугат чараларында көн саен мошенниклар ятмәсенә эләккән пенсионерлар турында хәбәрләр чыга. Тормышның әчесен-төчесен үз җилкәләрендә татыган өлкән буынның мондый хәлгә төшүе кызганыч. Алар мөмкинлекләреннән чыгып, хәләл акчаларын Әрҗүдә әби кебек игелеккә сарыф итсәләр, күпме савап алырлар иде.

Фонд җитәкчесе Уел Хөсәенов әйтүенчә, гади гражданнар мәчет төзелешенә теләп акча күчерә. “Кешеләр 50, 100 сум, 3 мең сум да бирә. Әлбәттә, зур суммада акча күчерүчеләр дә булгалый. Еш кына алар билгеле эшмәкәрләр яки эре компанияләр булып чыга. Шәһәрнең үзәк мәчетен төзүчеләр эшнең бер өлешен бушлай башкара. Бу да – игелекле гамәлгә җитди өлеш. Соңгы вакытта Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм күрсәтергә теләүчеләрнең артуы күңелләрне шатландыра”, – ди ул.

Агымдагы елның тугыз аенда фондка 25 миллион сум акча җыелган. Аның 4 миллион 400 меңен билгесез булып калырга теләгән кешеләр биргән.

Сишәмбе, 10 ноябрь 2020, 15:13