Алексеевск районының Биләр авылында "Сәләт" VII Халыкара яшьләр мәгариф форумы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхраҗиев һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский катнашты.
"Без интеллектуаль иҗатка мөкиббән яшьләрне каршы алырга шатбыз. Форум – ул үсеш бирә торган тирәлек, ул 15 мең катнашучыны һәм Россиядән, Австралиядән, Германиядән, Чехиядән һәм дөньяның башка илләреннән кунакларны берләштерәчәк", – дип сәламләде Вәсил Шәйхраҗиев.
Форумның темасы экологиягә багышланды. "Сәлкешләрнең табигать саклауга зур игътибар бирүе сөендерә. Территориядә чүпне аралап җыю гамәлгә ашырыла. Форумда катнашучылар зур уенда катнаша, аның нигезенә Тотрыклы үсеш концепциясе алынган. Инде хәзердән үк һәр катнашучының әйләнә-тирәлекне саклауга үзеннән өлеш кертүе турында әйтергә була", – дип билгеләде Егор Тарнавский.
Кунаклар шулай ук форумның тематик зоналарын да карады, тарих, архитектура һәм ИТ-технологияләр турында яшь талантлы сәлкешләр белән аралашты. Балалар үзләренең, шул исәптән экология өлкәсендә, проектларын күрсәттеләр һәм киләчәккә булган планнары турында сөйләделәр.
"Сәләт" халыкара форумы – ул чынбарлык татар-рус ике теллеге территориясе, мәгариф һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу платформасы, шәхси һәм профессиональ сыйфатларны үстерү, иң актуаль дөньяви фәнни-технологик һәм социаль трендлар белән танышу урыны.
http://eco.tatarstan.ru
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 19 июль 2018, 16:44



