Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Канадада уза торган дуслык парады "Nuestroamericana-2018" фестивалендә татарлар беренче тапкыр катнаша. Бу турыда Бөтендөнья татар конгресы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Канаданың Монреаль шәһәрендәге “Мирас” мәдәни үзәге 11 август көнне Монреаль шәһәрендә үтәчәк җәмгыять һәм диаспоралар мәдәнияте бәйрәмендә катнаша. Парадта “Мирас” үзәге Татарстан һәм Башкорстан әләмнәре белән катнашачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Nuestroamericana" дуслык парады Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә. Ул Америка халыкларын һәм дөньядагы барлык этник берлекләрне берләштерә. 

https://tatar-inform.tatar

Пәнҗешәмбе, 19 июль 2018, 09:45