Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы Картиналар галереясында узачак «КАМАЗ» төзелеше башланганга 50 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәнең кайчан ачылачагы билгеле булды, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы. Ул «Машина төзүчеләр шәһәре. Кеше хезмәте белән бөек. 1977–2002» дип аталачак. Күргәзмә 2018 елның 30 августыннан 7 октябренә кадәр эшләячәк. Ачылу тантанасы 6 сентябрь көнне булачак.

Күргәзмә кунакларын һәр пәнҗешәмбе заводның беренчеләре, юл салучылары каршы алачак: Рамил Абдреевич Азаматов, Петр Геннадьевич Курдин, Владимир Михайлович Баринов, Петр Иванович Мазур. Алар күргәзмә экспонатлары турында үзләре сөйләячәк.

«Машина төзүчеләр шәһәре» күргәзмәсе сериясенең беренчесе 2017 елның август-сентябрь айларында узган иде. Өченчесе, соңгысы, 2019 елда булачак.

http://maydan.tatar/

Чәршәмбе, 18 июль 2018, 11:39