Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасында футбол буенча Россия җыелмасы футболчыларына һәм тренерларына, Россия футбол берлегенә (РФС) һәм Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручыларга Мактау грамоталары тапшырырга тәкъдим иткәннәр. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

“Әлеге кешеләр хезмәтенә бәйле рәвештә, Россия көчле дипломатик, мәдәни һәм спорт җиңүенә иреште. Әлеге җиңүнең җимешләрен без күп һәм бик күп еллар татыячакбыз”, - диде Дәүләт Думасы утырышы вакытында вице-спикер - Россия футбол берлеге башкарма комитеты әгъзасы Игорь Лебедев.

Футбол командасын һәм оештыру комитеты әгъзаларын  хезмәтләренә рәхмәт әйтү өчен Дәүләт Думасына чакырачаклар, диде Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин. Ул шулай ук мундиальне уңышлы уздыруда Россия Президенты Владимир Путинның ролен билгеләп үтте. 

https://tatar-inform.tatar

Сишәмбе, 17 июль 2018, 20:02