Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 12 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел “Үзгәреш җиле” III Татар җыры фестивале "Татар җырлары яңа яңгырашта" шигаре белән узачак. Фестивальгә әзерләнү эшләре дәвам итә. Бу хакта бүген IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә дөньякүләм танылган музыкант, трубада уйнаучы Вадим Эйленкриг хәбәр итте.

"Фестивальнең төп максаты – татар телендә музыка, җырларны дөнья сәхнәсенә алып чыгу һәм таныту. Фестиваль 2016 елда башланып китте. Беренче мәртәбә 5-6 ноябрь көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында, соңыннан 4 декабрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда узды. Икенче фестиваль 1 декабрьдә булды. Бик күп фикерләр ишетергә туры килде. Алар арасында тискәресе дә, уңае да булды. Быел барлык нечкәлекләрне дә исәпкә алып эш итәргә, барысын да югары дәрәҗәдә үткәрергә тырышачакбыз. Күпләр "Үзгәреш җиле"ннән шоу көтә, ләкин безнең максат тамашачыны гәҗәпләндерү түгел. Татар җырларын яңа яңгырашта, яңа форматта бирәсебез килә", - диде музыкант.

Вадим Эйленкриг сүзләренчә, "Үзгәреш җиле” фестивален таныту һәм халыкка проектның асылын җиткерү өчен массакүләм мәгълүмат чаралары актив эшләргә тиеш. "Фестиваль хакында аз язалар һәм күрсәтәләр. Мөгаен, шуңа күрә тамашачы аны аңлап җиткерми. Фестиваль ярдәмендә татар телен, мәдәниятын үстерәсе килә. Җырчыларның татар җырларын латиноамерика, джаз, мюзикл, этно стильләрендә башкаруы - үзенчәлекле күренеш. Фестивальгә тәҗрибәле рәссам, музыкант, җырчы, режиссер, музыкаль төркемнәр дә чакырулы", - диде ул.

Фестивальгә әзерләнү эшләре дәвам итә. Вадим Эйленкриг фикеренчә, ул башка еллардан аермалы булачак. 

https://tatar-inform.tatar

Җомга, 6 июль 2018, 16:58