Казан быел футбол буенча дөнья чемпионатының 6 матчын кабул итәчәк. Уеннар “Казан Арена” стадионында узачак.
Аерым алганда, Татарстан башкаласында дөнья чемпионатының төркемнәр этабы матчлары үтәчәк: Франция — Австралия (16 июнь), Иран — Испания (20 июнь), Польша — Колумбия (24 июнь), Көньяк Корея — Германия (27 июнь).
Шулай ук Казан 1/8 финалның бер матчын (30 июнь) һәм чирек финалны (6 июль) кабул итәчәк.
tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 21 апрель 2018, 11:45



