Чаллының “Ак мәчете”ндә балаларның Коръән уку буенча республикакүләм традицион бәйгесе үтте. Ул сан ягыннан караганда 23 нчесе булды. Бәйгедә җөмһүриятебезнең 11 шәһәр-районыннан (Тукай, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Кукмара, Түбән Кама, Сарман, Мамадыш, Әлмәт, Казан, Чаллы) Удмуртиянең Ижевск, Ува, Можга шәһәрләреннән 123 вәкил катнашты.
Шунысы игътибарга лаек: яшь Коръән укучылар составы елдан-ел яшәрә бара. Быелгы бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге төркемдә 51 бала көч сынашты, ә 15 яшькәчә - 14.
Бәйге Коръән укып башланды, аннары Кемерово фаҗигасендә һәлак булучылар рухына дога кылынды. “Ак мәчет”нең имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Илназ хәзрәт Яхин, шәһәр хакимиятенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин яшь Коръән укучыларны сәламләделәр, аларга ошбу изге эштә уңышлар теләделәр. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үз чыгышында Коръән, Коръән-хафиз төшенчәләренә аңлатмалар да бирде. “Коръән сүзе күп итеп укуны, ә хафиз истә тотуны, күңелдә саклауны аңлата,”- диде ул.
Быел да җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде. Ул исә яттан, карап укыганда тәҗвидне ничек үтәве, мәкаме, киенеше, үз-үзен тотышы буенча бирелде. Иң тырышлар һәм осталар җиңде. 7 яшькә кадәрге малайлар төркемендә иң күп баллны Әгерҗе районының Чишмә авылыннан Яхья Корбанов җыйды. 10 яшькә кадәрге төркемдә Чаллыдан Амаль Гаджиев, 13 яшькә кадәр Алабугадан Ясин Хәйдәров, 15 яшькә кадәргеләр арасында Түбән Камадан Мөхәммәд Әхмәтшин җиңделәр. 7 яшькә кадәрге кызлар арасында иң остасы булып Чаллы мөхтәсибәтенең “Хәзинә” клубында тәрбияләнүче Агабалова Нәзилә танылды. 10 һәм 13 яшькә кадәрге кызлар төркемнәрендә беренче призларны Тукай районының Югары Байлар авылыннан бертуган Хәдичә һәм Айсылу Хаҗиевалар яулады. Ә 15 яшькә кадәрге төркемдә Түбән Камадан Гайшә Зыятдиновага тиңнәр булмады.
Бәйгедә катнашучылар арасында инде бу чарага күп еллар катнашып килүчеләр белән бергә беренче тапкыр килүчеләр дә бар иде. Мәсәлән, Сарманнан Рамил Садыйков уллары 10 яшьлек Мөслим һәм 5 яшьлек Кәрим белән килгән. “Биредә шатлык-сөенеч таптык,”- ди ул. Ә менә Ижевскидан Равил хәзрәт Газизовның уллары бәйгедә инде 7 ел. Иң өлкәне Камилгә 16 яшь тулган. Шуңа күрә ул инде катнаша алмый. Ә менә 11 яшьлек Ильяс һәм 7 яшьлек Хәлил бик актив катнаштылар. Алар чын мөселманча киенүләре белән дә башкалардан аерылып торалар иде. Ильяс үз яшь төркемендә III призлы урынны яулады. Ә менә Хәлилгә җиңү насыйп булмады. Ул ошбу хакта белгәч әтисенең кочагында үкси-үкси елады. Балаларның җиңүгә омтылышы менә нинди дәрәҗәдә иде.
Бәйгедә иң яшь катнашучылар булып Удмуртиянең Ува шәһәреннән 2 яшьлек сабый Зәйнәб Гатауллина, Түбән Камадан 3 яшьлек Мәхмүд Хафизов танылдылар.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде. Гомумән, бәйгедән бер бала да бүләксез кайтып китмәде. Соңыннан Коръән бәйгесендә катнашучылар хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 29 март 2018, 11:15










