Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Йөкләнгән бурычлар нигезендә бүлекнең төп функцияләре:

1) муниципаль хокукый акт проектлары, муниципаль хезмәткә урнашу, муниципаль хезмәткәрне вазыйфага билгеләү, хезмәтне башкару,  муниципаль хезмәткәрне вазыйфасыннан азат итү, муниципаль хезмәттән китү, муниципаль хезмәткәрнең  пенсиягә чыгуы белән бәйле башка документлар  эшләү;

2) муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр кертү турында яисә закон нормалары белән каршылыкка кергән очракта яки идарәгә йөкләнгән функцияләр нигезендә муниципаль хокукый актлардан югарырак юридик көчкә ия булганда, муниципаль хокукый актларны гамәлдән чыгару турында (көчен югалтуны тану турында) тәкъдимнәр әзерләү; 

3)  Башкарма комитет хезмәткәрләрен хезмәт законнары нигезендә эшкә кабул итү, күчерү, эштән азат итүне рәсмиләштерү (әзерләү), хезмәт кенәгәләрен тутыру һәм саклау, шулай ук кадрлар составын формалаштыру;

4) ел саен һәм өстәмә бирелә торган ялларны Башкарма комитет хезмәткәрләренең чираттагы ял графигы нигезендә бирүне тәэмин итү; 

 5) муниципаль хезмәткәрләрне һәм Башкарма комитет эшчәнлеген техник яктан тәэмин итүне гамәлгә ашыра торган хезмәткәрләрне материаль стимуллаштыру буенча боерык документларын әзерләү;

6) Башкарма комитет хезмәткәрләренең, муниципаль унитар предприятие һәм учреждение җитәкчеләренең шәхси делолары һәм шәхси карточкалары белән эшләү;

7) Башкарма комитет хезмәткәрләренә билгеләнгән тәртиптә хезмәт таныклыклары эшләү һәм бирү;

8)  билгеләнгән формалар буенча хәрби бурычлыларның исәбен һәм хисаплылыгын алып бару;

9) Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренә тиешле еллар эшләгән өчен бирелә торган дәүләт пенсиясен билгеләү һәм аны үзвакытында түләү максатында үзара эшчәнлекне оештыру;

10) муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи инструкцияләрен саклау; 

11) «Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәте һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт кадрлар составының бердәм мәгълүмат системасы» дәүләт мәгълүмат системасында эшләү;

12) муниципаль учреждение җитәкчеләренең һәм муниципаль учреждение җитәкчеләре вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылган гражданнарның керемнәре, чыгымнары, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны анализлау;

13) билгеләнгән тәртиптә, хокук саклау органнары белән үзара эшчәнлекне гамәлгә ашыру;

14) муниципаль хезмәт мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләренә һәм  юридик затлар гаризаларына гамәлдәге законнар нигезендә  җаваплар әзерләү;

15) хезмәт дисциплинасын  бозу очраклары булганда, тикшерүләр оештыру һәм законнар һәм  хезмәт, муниципаль хезмәт турындагы башка норматив хокукый актларны куллануда килеп туган хезмәт бәхәсләрен хәл итүдә катнашу;

16) Башкарма комитет хезмәткәрләре, муниципаль унитар предприятие һәм муниципаль учреждение җитәкчеләренең гамәлләренә карата гражданнардан алынган тәкъдимнәрне һәм шикаятьләрне тикшерү;

17) Башкарма комитетның структур бүлекчәләре, муниципаль унитар предприятиеләр һәм муниципаль учреждениеләрдә кадрлар эше буенча методик ярдәмне гамәлгә ашыру;

18) Башкарма комитет хезмәткәрләренә аларның хезмәт эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр буенча консультация ярдәме күрсәтү;

19) «Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында»гы Татарстан Республикасы законының үтәлешен тәэмин итү;

20) «Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында»гы Татарстан Республикасы законын һәм «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын үтәү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләүдә катнашу;

21) «Персональ мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законда каралган таләпләрне һәм алар нигезендә кабул ителгән норматив хокукый актларның үтәлешен тәэмин итү.

Бүлек Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар, Идарә башлыгы йөкләмәләре нигезендә башка функцияләрне дә гамәлгә ашыра.


Җитәкче:

Дәүләтшина Гүзәл Газизҗан кызы

Кадрлар бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:


Пятница, 8 сентября 2023, 09:47