Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округында билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе үз эшчәнлеген 2001 елдан бирле башкара. Учреждение эшчәнлегенең максаты: социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм, билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган, социаль-файдалы элемтәләрен югалткан затлар өчен социаль адаптациягә гражданнарның гарантияләнгән хокукларын тормышка ашыру. Бурычлар: билгеле яшәү урыны булмаган затларга һәм авыр тормыш хәлендә калган затларга вакытлыча яшәү урыны бирү; билгеле яшәү һәм шөгыле булмаган затларны социаль адаптацияләү чараларын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү. Куелган бурычларны тормышка ашыру максатларында учреждениедә билгеле яшәү урыны булмаган затларны адаптацияләү һәм тернәкләндерү өчен СанПин нормалары нигезендә барлык шартлар да тудырылган. Учреждение түбәндәге хезмәтләрне күрсәтә: вакытлыча тору урыны бирү,  шәхесне раслаучы документларны рәсмиләштерүдә булышлык күрсәтү, тору урыны буенча вакытлыча теркәүне рәсмиләштерү, табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү, санитар эшкәртү оештыру, сәламәтлек саклау учреждениесенә дәвалануга җибәрүдә ярдәм итү, интернат-йортка урнашуны рәсмиләштерүдә булышлык күрсәтү, пенсия, инвалидлык рәсмиләштерүдә ярдәм итү, эшкә урнашуда ярдәм итү һәм башкалар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Перекресток» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ике структур бүлекчә эшли:  беренчел кабул итү һәм санитар эшкәртү бүлеге, социаль-хезмәт тернәкләндерүе һәм адаптация бүлеге.

Үзәктә социаль хезмәт күрсәтүнең дәвамлылыгы - 6 айга кадәр.

Татарстан Республикасының гражданны социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тануга вәкаләтле  дәүләт органы, социаль хезмәт күрсәтүнең шәхси программасына тиешле үзгәрешләр керткән очракта, социаль хезмәт күрсәтү срогы озайтылырга мөмкин.

Үзәктә социаль хезмәт күрсәтүдән, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтү процессында хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен түбәндәгеләр нигез булып санала:

1.  Социаль хезмәт күрсәтү шартларына йогынты ясарлык ялган мәгълүмат бирү яки мәгълүматны яшереп калдыру;

2.  Социаль хезмәттән файдаланучының (законлы вәкиленең) социаль хезмәт күрсәтү турында килешү төзүдән баш тартуы;

3.  Социаль хезмәттән файдаланучының социаль хезмәт күрсәтү турында килешү шартларын үтәмәве;

4.  Социаль хезмәттән файдаланучының берничә тапкыр (ике яки күбрәк) социаль хезмәт күрсәтүче урнаштырган эчке кагыйдәләрне бозуы;

5.  Алкоголь һәм наркотик матдәләр куллану билгеләре булу;

6.  Медицина каршылыклары, туберкулезның актив формалары, авыр психик тайпылышлар, махсуслашкан медицина учреждениеләрендә дәвалана торган венерик һәм башка авырулар булу (ачыклану);

7.  Нигезле сәбәп булмыйча 3 тәүлек буена югалып тору;

8. Яңартылган документларны үзәктән киткәннән соң 2 ел эчендә югалту.


Кабул итү шартлары

Кабул итү вакыты


Пятница, 27 октября 2023, 08:15