Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Көндезге бүлектә ярымстационар формада социаль хезмәтләр күрсәтелә:

"Иминият пенсияләре турында" 2013 елның 28 декабрендәге 400-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә картлык буенча иминият пенсиясенә хокук бирүче яшькә җиткән гражданнарга хәтер проблемалары булган яисә башка танып-белүе бозылган гражданнар;

18 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге, интеллекты бозылган, аутизм спектры тайпылышлары булган инвалидлар.

Ярымстационар формада көндезге бүлектә социаль хезмәт күрсәтү срогы социаль хезмәт күрсәтүнең индивидуаль программасы нигезендә социаль хезмәтләр күрсәтү турындагы шартнамә белән билгеләнә.

Көндезге бүлектә социаль хезмәттән файдаланучыларның яшен, танып-белүләре бозылуын, психологик ярашуларын исәпкә алып, социаль хезмәттән файдаланучыларның 10 кешелек төркемнәре формалаша.

Социаль хезмәт күрсәтү кысаларында социаль хезмәттән файдаланучыларның көндезге шөгыльләре һәм яллары оештырыла.



Вторник, 29 ноября 2022, 10:50