Мы в социальных сетях

Описание:

Тасвирлама

1. Гомуми нигезләмәләр

1. Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты эш кәгазьләрен алып бару идарәсенең архив бүлеге (алга таба – бүлек) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты эш кәгазьләрен алып бару идарәсенең (алга таба – эш кәгазьләрен алып бару идарәсе) структур бүлекчәсе булып тора.

2. Бүлек үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына, Яр Чаллы шәһәренең башка муниципаль хокукый актларына (алга таба – муниципаль хокукый актлар), эш кәгазьләрен алып бару идарәсе Нигезләмәсенә, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таяна.

3. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә муниципаль берәмлек органнарына архив эше өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 2007 елның 24 декабрендәге 63-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә бүлеккә Татарстан Республикасы дәүләт милкенә караган һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә булган архив документларын саклау, комплектлаштыру, исәпкә алу һәм файдалану буенча аерым дәүләт вәкаләтләре тапшырыла.

4. Бүлек үз эшчәнлеген Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсе (алга таба – ТР МК ДАИ) белән берлектә гамәлгә ашыра.

5. Бүлек үз эшчәнлегендә турыдан-туры Аппарат Җитәкчесе урынбасары, эш кәгазьләрен алып бару идарәсе башлыгына (алга таба – Аппарат Җитәкчесе урынбасары) буйсына.

                                                      2. Бүлекнең максаты һәм төп бурычлары

6. Бүлек эшчәнлегенең төп максаты булып шәһәрдә архив эше мәсьәләләрен хәл итү буенча идарә функцияләрен, Татарстан Республикасы Архив фонды документларын саклау һәм исәпкә алуны гамәлгә ашыру тора.

7. Бүлекнең төп бурычлары: 

1) шәһәр территориясендә булган һәм муниципаль милек саналган архив фонды һәм документларын, шулай ук шәһәр территориясендә булган, дәүләт милкенә караган архив фонды һәм документларын комплектлаштыру, исәпкә алу һәм аларның сакланышын тәэмин итү;

2) архив документларын гражданнарны социаль-хокукый яклау максатында файдалану;

3) Башкарма комитет структурасына кергән органнар эшчәнлегенең мәгълүмати-аналитик һәм методик тәэмин ителешен оештыру;

4) шәһәрдә архив эшен мәгълүматлаштыру, муниципаль архив эшчәнлегенә автоматлаштырылган архив технологияләрен кертү.

                                                                  3. Бүлекнең функцияләре

8. Бүлекнең төп функцияләре:

1) Татарстан Республикасы Архив фонды документларын саклау, комплектлаштыру һәм исәпкә алуны гамәлгә ашыру, ТР МК ДАИ га билгеләнгән формада бүлек фондында саклана торган мәгълүматларны җибәрү, документлар саклау өчен оптималь шартлар булдыру һәм аларның физик сакланышын тәэмин итү буенча чаралар күрү;

2) дәүләт милкенә караган һәм шәһәр территориясендә булган архив документларын саклау, комплектлаштыру, исәпкә алу һәм файдалану буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру;

3) ТР МК ДАИ белән килешенү нигезендә бүлекне комплектлаштыру чыганаклары – оешмалар исемлеген, бүлеккә тапшырылырга тиешле документларны әзерләп Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесенә раслатырга бирү, әлеге исемлекләргә төгәллек кертү, ачыклау буенча системалы эш алып бару, документлар сайлап алу һәм аларны саклауга кабул итүне оештыру;

4) ведомстводагы һәм ведомствоара, шул исәптән, шәхси состав архивлары эшенә һәм бүлекне комплектлаштыру чыганаклары – оешмаларның эш кәгазьләрен алып барудагы документларын җыеп туплауга оештыру-методик җитәкчелек һәм контрольлек итү, билгеләнгән тәртиптә, комплектлаштыру чыганаклары – оешмаларда һәм шәһәр территориясендәге башка дәүләт оешмаларында саклана торган Татарстан Республикасы Архив фонды документларын дәүләт исәпкә алуын оештыруны гамәлгә ашыру;

5) ведомстводагы һәм ведомствоара архивлар, эксперт комиссияләре, оешмаларның эш номенклатурасы нигезләмәләрен, даими саклана торган документларның описьләрен, шулай ук фотодокументлар описьләрен, оешмаларның шәхси состав эшләре буенча описьләрен, бүлеккә кабул ителергә тиешле документларын карау, килештерү һәм раслату өчен аларны ТР МК ДАИ ның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенә җибәрү;

6) бүлектә саклана торган документларның кыйммәтен бәяләү буенча билгеләнгән тәртиптә экспертиза үткәрү;

7) социаль-икътисадый һәм мәдәни-агарту эше максатларында документларны күргәзмәләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында файдалану;

8) документлардагы мәгълүматларны оператив файдалану максатында бүлектәге документларга фәнни-белешмә аппаратын булдыру һәм аны камилләштерү;

9) муниципаль архивның уку залында документлардан файдаланучыларга эш өчен архив документларын биреп тору буенча муниципаль хезмәт күрсәтү;

10) архив белешмәләре, архив өземтәләре, архив документларының күчермәләрен бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү;

11) юридик затларга архивлар эшендә методик һәм практик булышлык итү һәм эш документларын оештыруда муниципаль хезмәт күрсәтү;

12) архив документларының урнашкан урыннары турында консультация бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү;

13) архив белешмәләре, архив өземтәләре, архив документларының күчермәләре, дәүләт милкенә караган һәм муниципаль архивта саклана торган архив фондлары буенча архив документларының күчермәләрен бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү;

14) дәүләт милкенә караган һәм муниципаль архивта саклана торган архив документларын муниципаль архивның уку залында документлардан файдаланучыларга эш өчен биреп тору буенча дәүләт хезмәте күрсәтү;

15) дәүләт формасындагы юридик затларга архивлар эшендә методик һәм практик булышлык итү һәм эш документларын оештыруда дәүләт хезмәте күрсәтү;

16) дәүләт милкенә караган архив документларының урнашкан урыннары турында консультация бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү;

17) гражданнарның гаризаларын, тәкъдимнәрен һәм шикаятьләрен карау, бүлек компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү;

18) бүлекнең VipNet программа комплексы аша электрон формада РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге белән мәгълүмати берлектә эшләвен гамәлгә ашыру;

19) ведомстводагы архивлар эшчәнлеген өйрәнү һәм аларның эш практикасын гомумиләштерү, эш кәгазьләрен алып баруда документлар җыеп туплау, аларның уңай тәҗрибәсен тарату, ведомстводагы архивлар, эксперт комиссияләре эшен оештыру, эш методикасы һәм эш кәгазьләрен алып баруда документлар җыеп туплау мәсьәләләре буенча киңәшмәләр, семинарлар, консультацияләр һәм инструктажлар үткәрү;

20) архив учреждениеләре, аларның эксперт комиссияләре эшен яхшырту, шулай ук эш кәгазьләрен алып баруның дәүләт системасын һәм документлар белән эшләүнең унификацияле системасын кертү базасында документлар җыеп туплау, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү буенча чаралар үткәрү;

21) архивның «Фондларны исәпкә алу» мәгълүмат базасын булдыру.

9. Бүлек Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләр дә үти.


Җитәкче:

Хәзрәтова Нэля Мозаффар кызы

Эш кәгазьләрен алып бару идарәсенең архив бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Архив бүлегенең 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап

Архив бүлегенең 2023 елдагы эшчәнлеге турында хисап

«Түбән Кама ГЭСы төзелеше» архив күргәзмәсе

«Россия Федерациясе Архив фонды һәм дәүләт һәм муниципаль архивларда, музейларда, китапханәләрдә, оешмалардагы башка архив документларын саклау, комплектлау, документлардан файдалану исәбен оештыру кагыйдәләре»  – М., 2020

Архив бүлеге документларында Бөек Ватан сугышы тарихы

Архив бүлегенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында хисап

Архив бүлегенең 2020 елдагы эшчәнлеге турында хисап

«Яр Чаллыда халык мәгарифе тарихы» интернет-күргәзмәсе

«Камадагы батырлык» видеокүргәзмәсе

Архив белешмәләре алу өчен гариза үрнәге

Архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган «Архив документлары ниләр турында сөйли» виртуаль күргәзмәсе


Понедельник, 27 ноября 2023, 15:49