2025 елның 14 сентябре — Татарстан Республикасы Рәисен сайлау көнендә масштаблы #БөтенГаиләБеләнСайлауга#ТатарстанАлга республикакүләм фотоконкурсы уза. Татарстанда яшәүче һәр гаилә, көн дәвамында 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр фото урнаштырып, ике автомобильнең яисә 11 iPhone смартфонының берсен ота алачак.
Аэрогриль,
робот-тузан суырткыч, парга әйләндергеч һәм микродулкынлы мич ияләре түбәндәге
номинацияләрдә билгеләнә: 1. Иң көләч гаилә 2. "Иң тату гаилә" 3. "Иң креатив гаилә" 4. "Иң җитлеккән гаилә" 5. "Сайлауларда иң яшь
катнашучылар булган гаилә"
6. "Иң күп санлы гаилә" 7. "Иң күп балалы гаилә" 8. "Иң стильле гаилә" 9. "Иң патриотик гаилә" 10. "Яраткан хайваннары булган гаилә". Өстәмә номинацияләрдә җиңүчеләр төп конкурста катнашучылар арасыннан сайлап алына һәм “ВКонтакте” дагы «Татарстан Алга» бергәлегендә игълан
ителә.
Конкурста катнашу өчен, сайлау участогы каршында «Бөтен гаилә белән сайлауга» дигән махсус беләзек (аны тавыш биргәннән соң сайлау участогында алып булачак) киеп, гаилә белән фотога төшәргә һәм аны #БөтенГаиләБеләнСайлауга һәм #ТатарстанАлга дигән ике мәҗбүри хэштег белән «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси биттә пост рәвешендә урнаштырырга кирәк.

Гаилә белән фото сайлау участогы каршында (тышкы яктан) төшерелгән булу шарт. Фотографиядә сайлау участогына керү урынының таныла торган элементы — язу, плакат, баннер һәм махсус беләзек (ким дигәндә берәү) күренергә тиеш.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 14 сентябрь 2025, 08:25