Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 11 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Чаллының «Мәктәп туклануы» комбинаты эше белән журналистлар һәм шәһәр блогерлары танышты. Экскурсияне генераль директорның җитештерү һәм сыйфат буенча урынбасары Гүзәл Фазуллина үткәрде.

Комбинат көненә 108 мең порция җитештерә. Тикшерүләр мәгариф идарәсе, Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан да үткәрелеп тора.

Комбинатта барлык продуктлар да чиста. Кондитер цехындагы продукцияне саклау вакыты нибары 72 сәгать тәшкил итә. Мондый баллы ризыкларны пешергәндә ак май һәм табигый буяулар гына кулланыла.
Журналистларны беренче чиратта, фарш белән төрелгән коймаклар әзерләнә торган җитештерү линиясе белән таныштырдылар. Предприятиедә көн саен лаборатор тикшеренүләр уздырыла. 

Чәршәмбе, 10 сентябрь 2025, 12:50