Чаллының күпбалалы гаиләләре өчен дүрт меңнән артык җир участогы кирәк. Бу хакта эшлекле киңәшмәдә җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте.
Җир кодексына быел кабул ителгән
үзгәрешләр Чаллы халкына күрше районнардан да җир бүлеп бирү мөмкинлеген ачты.
Чаллы күпбалалы гаиләләренә Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск,
Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнарыннан участоклар бүленеп тәкъдим
иттеләр. 
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 11 август 2025, 08:20