2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрен «Россиядә эш»порталында урнаштырачак. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы Законга тиешле үзгәрешләр 28.06.21 елгы, № 219-ФЗ Федераль закон белән кертелде.
Шулай итеп, вакансияләр турында мәгълүматларны бердәм порталда түбәндәгеләр күрсәтергә тиеш:
- алдагы ел өчен исемлек буенча уртача саны 25 кешедән артык булган оешмалар;
- яңа төзелгән шул ук санда хезмәткәрләре булган юридик затлар;
- дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары.
Моннан тыш, 2021 елның 1 июленнән «Россиядә эш» сайты аша мәшгульлек хезмәтеннән эшкә алу яки бу эштән баш тарту турында биш көн эчендә хәбәр итәргә кирәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген эшсез дип тану процессы максималь дәрәҗәдә гадиләштерелгән. Әгәр элек эшсез кеше буларак исәпкә теркәлү өчен мәшгульлек хезмәте органнарына шәхсән мөрәҗәгать итәргә һәм берничә документ тапшырырга тиеш булса, хәзер бары электрон формада гариза тапшырырга гына кирәк. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары барлык кирәкле мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә мөстәкыйль алачак.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота нигезендә буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүмат бирергә тиеш («Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында»19.04.1991 елгы, № 1032-1 ЗРФ 25 ст.).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 1 гыйнвар 2022, 11:42