Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

«Заман» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган 3 нче ачык турнирда катнаштылар. Турнир Кукмара районы Олы Кукмара авылының «Ялкын» яшьләр клубында узды. Анда Киров өлкәсе, Казан, Чистай, Әлмәт, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Башкортостан Республикасы, Кукмара һәм башка командалар чыгыш ясады. Ярышларда барлыгы 138 спортчы катнашты.

«Заман» яшьләр үзәген дүрт тәрбияләнүче тәкъдим итте, алар 3 - беренче һәм 1 - өченче урыннарны яуладылар: Данил Бабаев ( 50 кг га кадәр авырлык категориясендә), Әсхәд Вәлиев (53 кг га кадәр авырлык категориясендә), Роберт Мөхәммәдиев (71 кг га кадәр авырлык категориясендә) – беренче урыннар яуладылар. Сергей Степанов (50 кг га кадәр авырлык категориясендә) өченче урын алды.

Дүшәмбе, 8 февраль 2021, 16:59