Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татар драма театры 31 сезонын яңа бинада ачты. Театр труппасын әлеге истәлекле вакыйга белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов котлады. Ул артистларга иҗади уңышлар һәм тугры тамашачылар теләде.

Яңа сезон ачылу уңаеннан Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган "Туйга ничә көн кала..." спектакленең премьерасы булды. Искәртеп узабыз, театр ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар прозаигы, драматург Аяз Гыйләҗев исемен алды. Ул элеккеге "Строитель" мәдәният сарае һәм "Колизей" күңел ачу клубы урынында урнашкан.

Шимбә, 14 ноябрь 2020, 09:14