Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

 Яр Чаллыда эшләүче яшьләр арасында күп төрле автомобиль ярышлары узачак. Ярышлар 10 октябрьдә ТР ДОСААФ автодромында үткәрелә. Башлана 10:00 сәгатьтә. Ярышлар 3 этаптан торачак: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, тиз маневрлау, «ТАССРның 100 еллыгы» темасына автомобиль бизәү.

Автомобиль белән идарә итү осталыгын 2 кешедән торган шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командалары күрсәтә алачак. Төп шартлар – машина йөртү хокукы, шәхси автомобиль, 18-35 яшь аралыгы һәм штрафлар булмау. Катнашу өчен 07 октябрьгә кадәр электрон адреска oorm16@gmail.com   гариза бирергә кирәк. 

Өстәмә мәгълүмат: 57-08-70, "Заман" яшьләр үзәге.

Дүшәмбе, 5 октябрь 2020, 15:05