Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

"Шәһәрдә әкиятләр" проекты кысаларында күчмә урам театры Чаллыда чыгыш ясый башлады. Бүген ЗЯБ бистәсендә Чыршы янында "Снеговики" Яңа ел спектакле тәкъдим ителде. Тамаша актерлар белән тамашачылар арасында үзара бәйләнештә төзелгән.

Актёрлар - Казан театр училищесы студентлары, алар урам сәнгатенә, клоунадага, пантомима һәм пластикага Мәскәүнең  «Высокие братья» театры актерларыннан һәм режиссерларыннан өйрәнде.  Спектакльне Габдулла Тукай исемендәге яр буенда 17:00, Үзәк мәйданда 19:00 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак.

«Шәһәрдә әкиятләр» проекты Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылды, 10 көн эчендә театр труппасы республиканың 16 торак пунктында 24 әкияти тамаша күрсәтәчәк.

Дүшәмбе, 30 декабрь 2019, 16:48