«КАМАЗ-Мастер» округында яшәүчеләр өчен Яңа ел тамашасы оештырылды, аны ел саен "Надежда-18" территориаль иҗтимагый үзидарәсе командасы Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов ярдәме белән үткәрә.

17 һәм 18 комплекс халкын бәйрәм программасы: дәртле биюләр, Яңа ел җырлары, табышмаклар, флешмоб, шигырьләр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән көтте. Бәйрәм кәефен "Эврика" мәдәни-күңел ачу үзәге артистлары тудырды.





При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 30 декабрь 2019, 15:21