Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

2018 елның 12 декабрендә 12:00дән 20:00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе президенты күрсәтмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

Яр Чаллыда гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Академик Рубаненко ур., 7 йорт (Яңа шәһәр, 3/18) Мэрның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә.

Кабул итү Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча шәһәр Уставы нигезендә алып барыла (3 бүлек). Шәхси кабул итүгә язылу мэрның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә яки 47-43-02 телефоны буенча башкарыла.

Дүшәмбе, 10 декабрь 2018, 10:53