Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

4 ноябрь көнне «Нур» яшьләр үзәге «Халыклар бердәмлеге көне» дәүләт бәйрәме кысаларында флешмоб оештыра. Россия Федерациясе Гимны астында акциядә катнашучыларның барысы да бер үк вакытта һавага шарлар очырачак. Чара программасында шулай ук Россия флагын чагылдырган өч төсле тасма һәм шәһәр студентлар Советыннан наклейкалар таратылачак. Моннан тыш флешмоб, Россия Гимнын башкару да каралган. Чара «105 нче универсам» сәүдә комплексы янындагы мәйданда 13:00 дән 14:00 сәгатькә кадәр планлаштырылган. Флешмобта катнашырга шәһәр халкы, яшьләр һәм барлык теләүчеләр чакырыла.

Якшәмбе, 4 ноябрь 2018, 08:52