Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

«Заман» яшьләр үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен» шәһәр акциясе кысаларында «Чынбарлыкта яшә» яшүсмерләр арасында наркотикларны профилактикалау буенча социаль тренинг» дигән чара узды. 24 нче мәктәпнең 8 сыйныф укучылары белән педагог-психолог Марина Ганиева аралашты.

Чараның төп максаты булып яшүсмерләрдә алкоголь, наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга мотивация формалаштыру тора.

Мәктәп укучылары тренингта катнаштылар. Аның барышында кешеләрнең ни өчен наркотиклар һәм алкоголь кулланулары, әлеге матдәләрнең организмга нинди йогынты ясаулары һәм аларны кулланудан баш тарту ысуллары кебек темаларга фикер алыштылар.

Җомга, 12 октябрь 2018, 11:55