Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Регина Каюмова «2018 ел китапханәчесе» Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасын тәкъдим итә. Чаллы кызы 202 катнашучы арасыннан финалистларның берсе булды. Җиңүчене ачык онлайн-тавыш бирү юлы белән билгеләячәкләр. Россия Милли китапханәсе сайтында (Санкт-Петербург шәһәре) «Ел китапханәчесе 2018»  һөнәри конкурста катнашучылар өчен актив тавыш бирү бара. Шәһәрдәшебез өчен 8 октябрьгә кадәр әлеге сылтама буенча  http://nlr.ru/nlr_pro/competition/bibl2018 кереп, тавыш бирергә мөмкин.

Шимбә, 6 октябрь 2018, 15:11