Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көнендә, «КАМАЗ» футбол клубы Россия рекорды куйды, дип яза "Вести Камаза" басмасы.
Бу казанышка ирешү өчен мәйданчык буларак шәһәр мәйданы каршындагы юл сайланды. Чаллы футбол командасы лидеры Давид Хубаев 30 секунд эчендә хәрәкәт итүче КАМАЗ йөк машинасына урнаштырылган капкаларга 18 гол кертте.
Исегезгә төшерәбез, КАМАЗ футбол клубы хәзерге вакытта футбол буенча Россия Чемпионатының Урал-Идел буе төркеменең Икенче дивизионында беренче урында бара. Әлегә турнирда бер матчта да җиңелмәде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 31 август 2018, 15:20