Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “Яр Чаллы” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча ике компаниянең гаризасын хуплаганнар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә ТР Хөкүмәте йортында “Яр Чаллы” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешү төзү өчен Гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узган.

“Яр Чаллы” ТОСЭР булдырылганнан соң, 2 ел эчендә шәһәргә 21 резидент җәлеп ителгән, инвестицияләрнең гомуми күләме 24 млрд сумнан артык, 3 мең эш урыны булдырылган", - дип сөйләгән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин.

Комиссия әгъзалары ике компания - “Коммуналь хуҗалык машиналары” ҖЧҖ һәм “Термокреп” ҖЧҖнең инвестицион проектларын караган.

“Коммуналь хуҗалык машиналары” ҖЧҖ генераль директоры Алексей Долинин махсуслаштырылган машиналар эшләп чыгару буенча җитештерүне булдыру проектын тәкъдим иткән. Инвестициянең гомуми күләме 95 млн сум тәшкил итә, 48 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

“Термокреп” ҖЧҖ генераль директоры Денис Петров термодиффузион металл өслекле металл эшләнмәләр җитештерүне оештыру буенча планнары турында сөйләгән. Инвестициянең күләме 130,7 млн сум тәшкил итә, 40 эш урыны булдыру ниятләнә.

Тәкъдим ителгән гаризалар буенча фикер алышканнан соң ике проект та хупланган.

https://tatar-inform.tatar/

Чәршәмбе, 18 июль 2018, 17:04