Чаллының югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башлана.
БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керүче чыгарылыш сыйныф укучыларыннан документлар 26 июльгә кадәр кабул ителәчәк.
2018 елда югары уку йортларына теркәү 29 июльгә кадәр дәвам итә. Иң беренче чиратта олимпиада җиңүчеләре һәм призерларын кабул итәчәкләр. Шулай ук югары уку йортына кергәндә өстенлекләр инвалид балаларга, ятимнәр, максатчан кабул итү кысаларында керүче абитуриентларга бирелә. Кабул ителүнең гомуми конкурсы ике этапта уздырыла һәм 8 августта тәмамлана.
Абитуриент иң күбе гаризасын биш югары уку йортына бирә һәм өч төрле юнәлештәге конкурста катнаша ала.
http://maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 23 июнь 2018, 09:35
