Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Казанда Кол Шәриф мәчетенедә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда "Музейлар төне" чарасы була. 

19 майда бөтен Россиядә күләмендә музейлар оештыра тораган акциягә Ислам мәдәнияте музее да кушыла. 

"Музейда төн" – Халыкара музейлар көненә багышлап ел саен оештырыла торган чара. Быел ул Россиядә уникенче тапкыр үткәреләчәк. Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланганча, бу юлы акциянең темасы "Саклаудагы шедеврлар” дип атала.

Ислам мәдәнияте музеенда каллиграфия остасы Нәҗип Нәккаш белән "Тугра", дизайнер Асия Мөхәммәтшина белән "Язгы чәчәк" мастер-класслары, Рамазан аена багышланган очрашу, каллиграф Гөлназ Исмәгыйлова күргәзмәсе һәм башка чаралар булыр дип планлаштырылган.

Чаралар кичке алтыдан төнге унбергә кадәр дәвам итәчәк.

Бу көнне Татарстан Милли музее запасларында, ишегалдында һәм 1 май мәйданында флешмоблар, концерт, мастер-класс, квест, спорт ярышлары һәм башка чаралар оештырылачак. "Музейлар төне" кысаларында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы театральләштерелгән программалар тәкъдим итә.

tatar-inform.tatar

Пәнҗешәмбе, 17 май 2018, 07:48