Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген 18 сәгатьтән алып 18 майда 20 сәгатькә кадәр республика территориясендә җилнең тизлеге 20 м/с ка кадәр, ә иртәгә көндез 23 м/с ка җитәргә мөмкин. Шулай ук яшенле яңгыр, боз явуы көтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы начарланган вакытта урамда калганда, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама корылмалары һәм витриналардан ераккарак китәргә киңәш итә. Көчле җил вакытына туры килгәндә, подъездга яки подвалга качарга кирәк. Боз яуганда, өйдән чыкмаска, тәрәзәләрдән ераграк торырга, ә урамда булсагыз, башны - кул, кием, сумка белән капларга киңәш ителә.tatar-inform.tatar
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 17 май 2018, 16:19