25 майда «КАМАтранссервис» уку үзәге мәйданчыгында «Автосессия-2018» конкурсы оештырыла. Анда машина йөртү таныклыгының «В» категориясенә ия булган шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары катнаша ала.
Чараның беренче этабы иҗади форматта үткәрелә, икенчесендә – студентлар юл йөрү кагыйдәләрен белүгә, ә финал өлешендә оста итеп автомобиль йөртү буенча сынаулар узачак.
Моннан тыш, «Юллардагы иминлек – һәлакәтсез хәрәкәт» дип исемләнгән өстәмә видеороликлар конкурсы үтәчәк. Җиңүчеләр 2018 елның көзендә Яр Чаллыны республика дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 17 май 2018, 14:15