Чаллыда Җиңү кубогына шоссе велоспорты буенча шәһәр беренчелегенә ачык ярышлар башланды.
Ярышлар трек программасы буенча 500 метрлы бердән ундүрткә кадәр боҗралы дистанцияләрдә уза.
Велоярышларда “Яр Чаллы” һәм “Виктория” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре укучылары катнаша.
Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләргә шәһәр Башкарма комитетының Физкультура һәм спорт идарәсе грамоталары һәм дипломнары тапшырылачак.
Шоссе велоспорты - каты өслекле юллар буенча шоссе велосипедларында ярыш, велоспортның бер төре. 1896 елдан башлап Олимпиада дисциплиналары исемлегенә кертелгән. Бу җәйге спорт төре, сезоны иртә яздан башлана, көз көне тәмамлана.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 14 май 2018, 08:12