Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 9 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

РФПЛ чемпионатының 26нчы тур матчында Казанның "Рубин" командасы Пермь шәһәрендә 3:0 исәбе белән  "Амкар" командасын отты. Сердар Азмун 2 гол кертте.

"Рубин" әлегә, теоретик яктан караганда, УЕФА зонасына эләгә дә ала. Бу исә командага еврокубокларда уйнау хокукы бирә алачак, димәк һәр матч финал уены булып саналачак.

Бу юлы командаларга Пермьдә уйнарга туры килде, һәм уенның үткәрелү урыны матчка берничә көн калгач кына билгеле булды. Пермь стадионының әзерлек мәсьәләсе соңгача хәл итеп бетерелмәгән иде. Нәтиҗәдә ясалма газон, катырак килеп чыкса да, тигез ябылган.


26 турдан соң “Рубин” активында – 34 очко. 21 апрельдә киләсе турда казанлылар “Ростов” командасын кабул итә.

“Амкар” (Пермь) – “Рубин” (Казан) – 0:3 (0:2).Тупларны керттеләр: Азмун (24, 39), Кузьмин (77). Кисәтү ясалды: Огуде – Азмун, Сорокин.

"Рубин”: Джанаев, Кузьмин, Кудряшов, Гранат (Камболов, 91), Сорокин, Навас, Коновалов, Подберезкин (Жемалетдинов, 88), Нобоа, Попов, Азмун.

tatar-inform.tatar


Дүшәмбе, 16 апрель 2018, 09:47