Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 9 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллы егете Ранил Заһриев "Беренче канал"да баручы "Лучше всех" тапшыруында катнашты.Ул аның алып баручысы Максим Галкин белән генә аралашып калмады, ә бар дөньяга үзенең талантын күрсәтте, дип яза җирле басма.

Ранилга 7 яшь кенә булуына карамастан, ул "Олимпийский" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөри. Нәтиҗә буларак, ул әлеге тапшыруда үзен батутта сикерүче иң оста егет буларак танытты. Үзенең сәләтен ул "Лучше всех" тапшыруы сәхнәсендә дә күрсәтте.

Өстәвенә Ранилның зур хыялы тормышка ашкан. Ул батутта сикерү бунча беренче олимпия чемпионы Александр Москаленко белән танышкан. Москаленко егетне мактап кына калмады, ә "Лучше всех" медале белән дә бүләкләде.

Шунысын да әйтергә кирәк, Ранил үскәч янгын сүндерүче һөнәрен үзләштерергә һәм айга менеп инопланетяннар белән танышырга тели.

http://tatar-inform.tatar

Чәршәмбе, 21 март 2018, 08:32