Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 9 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллыда мөселман яшьләренең татарча бил алышу һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән Республика ачык турниры узачак, дип яза җирле басма.

Ул 7 апрельдә "Витязь" спорткомплексында була. Турнирда фәкать намаз укучылар гына катнаша ала. Шуңа күрә көрәшчеләр башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә узалар. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында шобага салу уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге - Олуг хаҗга Юллама белән бүләкләнә. Былтыр мондый бәхет Түбән Кама вәкиле, 70 кг. кадәр үлчәүдә кул көрәше буенча чемпион булган Илгиз Нәфыйковка елмайды. Ә калган җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылды.

Ә җиңүче командага ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы бирелә.

Былтыр бу мәртәбәле бәйгеләрдә: бил алышуда һәм кул көрәшендә җөмһүриятебезнең 19 шәһәр районыннан һәм Башкортостанның Октябрьский шәһәреннән, Балтач районыннан 103 мөселман спортчысы, шул исәптән танылган 17 спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына кандидат көч сынашты. Былтыр төп приз –кубокны Чаллы командасы яулады.

http://tatar-inform.tatar

Чәршәмбе, 21 март 2018, 09:00