Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлау көнне 45 халыкара
күзәтүче эшләде. Алар республикада сайлау процессын үткәрү дәрәҗәсен
югары бәяләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау
комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов комиссиянең 22 нче утырышында хәбәр
итте.

“Татарстанда төрле оешмалардан 45 халыкара күзәтүче эшләде. Бу Европа
Советы оешмалары, БДБ күзәтүчеләре, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы,
Белоруссия һәм Россия Союзы парламент җыены вәкилләре. Күзәтүчеләр
конструктив эшкә юнәлеш тотып эшләде. Аларга эш өчен тиешле шартлар
тудырылды”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Ул күзәтүчеләрнең Татарстанда сайлауны оештыру эшен югары бәя биргәнен билгеләп узды.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 20 март 2018, 16:10