Әлеге ярышларда Чаллының 36 нчы номерлы инновацион технологияләр лицее вәкилләре — яшь конструкторлар да катнашты. Фестивальгә Россиядән генә түгел, якын чит илләрдән дә студентлар һәм мәктәп укучылары җыелды. Роботехника буенча чемпионатка 15 меңнән артык кеше килде.
«Робофест» кысаларында Juniorskills чемпионаты финалы да узды. Чаллылылар чөгендер эшкәртү буенча чистарту-аралау конвейеры ясаганнар. Ярышлар узган өч көн буена укучыларга мәйданчыкта 7шәр сәгать уздырырга туры килде, диелә язмада.
http://maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 20 март 2018, 11:00