атарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать
итеп, Россия Президентын сайлауларда актив катнашкан өчен рәхмәтен
белдерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Без көчле Россия, көчле Татарстан өчен. Сезнең сайлау бик мөһим иде. Илебез лидерына ярдәм итү, безгә Владимир Владимирович Путинның Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган яңа бурычларны хәл итү мөмкинлеген бирәчәк”, - диде Татарстан Президенты.
“Мин актив катнашуыгыз өчен, ихлас рәхмәт әйтәм. Барыбызга да
республиканың, илнең чәчәк атуында уңышлар телим”, - дип өстәде Рөстәм
Миңнеханов. http://tatar-inform.tatar
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 20 март 2018, 08:42