Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 9 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллы дзюдочылары Татарстан беренчелегендә беренче һәм икенче урыннарны яулады. Бу хакта Чаллы шәһәре башкарма комитетының Физкультура һәм спорт идарәсендә хәбәр иттеләр.

Дзюдо буенча ярышлар Алабугада 21 яшькә кадәрге 120 спортчы арасында узды. Ярышта Чаллыдан “Олимпийский” спорт мәктәбенең җиде яшь спортчысы катнашты.

Спортчы Аэлина Мәҗитова 52 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә беренче урын яулады. 55 килограммга кадәргеләр арасында Эдуард Хәертдинов икенче урынга чыкты.

“Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова

Сишәмбе, 20 март 2018, 09:37