Физик мөмкинлеге чикле яки сәламәтлеге какшау сәбәпле сайлау участогына килә алмаган чаллылылар фатирларыннан чыкмый гына да тавыш бирә ала. Моның өчен алардан көндезге сәгать икегә кадәр гаризалар кабул иттеләр. Шәһәрдәшләребез янына участок сайлау комиссиясе әгъзаләре һәм күзәтүчеләр килә. Әлеге төркемне хокук сакчылары озата бара.
Әгәр дә гражданин фатирында сайларга теләк белдереп, яңадан әлеге фикереннән кире кайтса һәм участокка килсә, ул аның янына киткән комиссия әгъзаләре участокка кире кайтмыйча тавыш бирә алмый. Аңа бюллетень өендә тавыш бирмәве раслангач кына тапшырыла.
http://shahrichalli.ruПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 18 март 2018, 14:30