Россия Президентын сайлауларга беренче тапкыр 49 мең унсигез яшьлек татарстанлы киләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова сөйләде.
Республика сайлау комиссиясе Татарстанда 18дән 35 яшькәчә булган 800 яшь сайлаучы барлыгын санаган.
Аның сүзләренчә, һәр районда сайлау участогында 18 яшьлек сайлаучылар, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мини-бүләкләреннән тыш, шәхси сувенирлар да алачак.
Россия Президентын сайлаулар 17 мартта 23. 00 сәгатьтә беренче ачылачак Ерак Көнчыгыш сайлау участокларында старт алачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 16 март 2018, 09:37