Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика яшьләрен Россия Президентын сайлауларда сәяси активлык күрсәтергә чакырды.

“Һәр тавыш мөһим һәм һәркайсы кирәк!” – шундый чакыру белән ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы утырышы вакытында яшьләргә мөрәҗәгать итте.

“Без бик җаваплы вакытта җыелдык – безне Россия Президентын сайлау буенча сәяси кампаниядән бары берничә көн аерып тора. Сүз алты ел дәвамында безнең илебезнең стратегия һәм тактика үсешен билгеләүче кеше турында бара”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул икътисади өлкәдәге гади булмаган бурычлар, социаль проблемалар белән эшли ала торган кешене сайларга кирәклеген билгеләп үтте.

Россия Президентына кандидат итеп сигез кеше теркәлүен искә төшерде. Парламент башлыгы яшьләргә әлеге очракта ориентлашу җиңел булмавын билгеләп үтте. “Әмма яшьләрнең роле, аларның активлыгы, конституцион бурычларын үтәүнең мөһимлеген аңлавы – бик актуаль. Без Татарстан яшьләренең сәяси активлыгын һәм сайлауларда үзләрен уңай яктан күрсәтүләрен телибез”, - диде ул.

http://tatar-inform.tatar

Җомга, 16 март 2018, 08:05