Әлеге күргәзмәдәге төп экспонатлар Г.Кама исемендәге татар дәүләт академия театры коллекциясеннән алынган. Алар арасында сәхнә киемнәре, уникаль документлар, татар һәм урыс телләрендәге афишалар, программалар бар. Шулай ук, татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр Марсель Сәлимҗанов, Рәшидә Җиһаншина, Шәүкәт Биктимеров, Ринат Таҗетдинов һәм башкалареның шәхси киемнәре, фотографияләре белән дә танышырга мөмкин.
1965 елда Мәскәүнең Кремль сарае сәхнәсендә үлемсез “Зәңгәр шәл” спектаклен куйган үзешчән театр коллективы турында да материаллар урын алачак.
Күргәзмәдә Чаллының 3 театрына аерым блок багышлана. Фотогарфияләр, костюмнар, реквизитлар шәһәребез театрларының үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләр.
Әлеге кызыклы күргәзмәне ачу тантанасына Г.Камал һәм шәһәребез театрларыннан делегацияләр чакырылган.
Зөлфия ФОАТОВА
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 15 март 2018, 15:15