Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәү Кремлендә Пхёнчханда узган XXIII кышкы Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында фигуралы шуучы Алинә Заһитова һәм чаңгычы Андрей Ларьков та бар, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Тимераякта фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Шунысын да искәртик: гомуми зачетта Россия спортчылары 13 нче урында, алар 17 медаль (шуларның икесе – алтын, алтысы – көмеш, тугызы – бронза) яулады.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 1 март 2018, 13:33