Бәйге 23 нче январь көнне шәһәрнең тантаналар сараенда үтте.Нәкъ менә
әлеге көнгә туры килүе дә очраклы түгел, чөнки 25 январь Россиядә
студентлар көнен билгеләп үтәләр.
“Ел студенты”нда барысы 51 укучы катнашкан. Шулар арасыннан, жюри әгъзәләре 32 финалистны сайлап алган.

Алексей Володин 2015 елда шәһәрдәге студентлар советын җитәкләгән, 2016 елда Татарстан республикасының яшьләр хөкүмәте составына кергән.
“Ел студетны 2017” дә катнашучыларга бәяне дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе Надежда Абдрахманова, шәһәрнең студентлар советы җитәкчесе Давид Арушанян, “Нур” яшьләр үзәге директоры Полина Трянина, “Татарн-информ” мәгълүмәт агентлыгы корреспонденты Евгений Сироткин һ.б. бирде.
Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә катнашты.
“Яр Чаллы- студентлар шәһәре. Бездә барысы 30 меңнән артык студент яши
һәм белем ала.Күз алдыгызга китерәсезме, бу “КАМАЗ” заводында эшләүчеләр
саныннан бераз гына азрак”.
Студентлык чоры- иң матур, якты
вакыт.Сезнең алдыгызда меңләгән мөмкинлекләр ята, аларны күрә генә
белергә кирәк. “Ел студенты” нда катнашкан барлык студентларны да чын
күңелмнән котлый. Бу бәйге сезгә алга таба тагын да зуррак уңышларга
ирешергә этәргеч булсын.
Эльвира Гайнетдинова
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 25 гыйнвар 2018, 10:53