Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 9 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Оештыручылар 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисен сайлау көнендә нинди автомобильләрнең уйнатылачагы турында игълан итте. 

Ике җиңүчегә Sollers ST8 вездеходы тапшырыла. Россиядә җитештерелгән тулы приводлы пикап бу. Машина биш кешене сыйдыра. Йөк күтәрүчәнлеге – 900 килограмм. Sollers компаниясенең төп сәнәгать мәйданчыклары нәкъ менә Татарстанда урнашкан. Ике вездеходтан тыш, көн дәвамында фотобәйгедә катнашучылар арасында очраклы рәвештә iPhone 16 смартфонының 11 хуҗасы сайлап алына. Татарстанда узган елда да сайлау вакытында шундый ук фотобәйгеләр үткәрелгән иде.

Татарстанда узган елда да сайлау вакытында шундый ук фотобәйгеләр үткәрелгән иде. #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотобәйгесе инде бу якшәмбедә үк башлана. Татарстан Республикасында яшәүче һәрбер гаилә, сайлауга барып һәм фотобәйгедә катнашып, 11 iPhone 16 смартфоны арасыннан берсен һәм автомобиль отарга мөмкин. Бәйгедә катнашу өчен: 

14 сентябрьдә 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькәчә «Всей семьей на выборы» дип язылган махсус браслет (аны тавыш биргәннән соң сайлау участогыннан алырга мөмкин) белән Татарстан сайлау участогы фонында (урам ягыннан) гаилә белән фотосурәткә төшәргә; 

14 сентябрьдә 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькәчә «ВКонтакте» социаль челтәрдәге үз сәхифәңдә ике мәҗбүри хэштег – #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегларын куеп, фотосурәтне урнаштырырга.

Мәҗбүри шартлары: Гаилә белән фотосурәт урам ягыннан – сайлау участогы фонында төшерелергә тиеш. Фотосурәттә кайсы сайлау участогы икәнен күрсәткән алтакта, плакат яки баннер булырга тиеш. Фотосурәттә сайлау участокларында тавыш бирүчеләргә тапшырыла торган кимендә 1 махсус браслет күренергә тиеш. ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегларының комментарийларда түгел, бәлки фотосурәт белән бер постта булуы шарт. Татарстанда даими яки вакытлыча пропискага ия булган кеше генә фотобәйгедә катнашырга мөмкин. Фотобәйгедә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси сәхифәләрдә урнаштырылган фотосурәтләр (катнашучы 18 яшькә җиткән булырга һәм социаль челтәрдәге сәхифәсе фотобәйгене уздыру вакытында ачык булырга тиеш) катнаша. Барлык мәҗбүри шартлар белән «Татарстан Алга» фотобәйгесенең «ВКонтакте» төркемендә, «Правила фотоконкурса 14 сентября 2025» бүлегендә танышырга мөмкин. 

Барлык призларны уйнату 14 сентябрьдә ТНВ телеканалында «Татарстан Алга» бәйгесенең «ВКонтакте» дагы төркемендә күрсәтеләчәк.

Якшәмбе, 14 сентябрь 2025, 08:35